Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Баш авыртып мөрәҗәгать итүчеләр күбәйгән

Бу аңлашыла, эсседә тир бүленеп чыгу көчәя, шул сәбәпле организмга су җитмәскә мөмкин.

Соңгы вакытта район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә баш авыртып мөрәҗәгать итүчеләр күбәйгән. “Бу аңлашыла, эсседә тир бүленеп чыгу көчәя, шул сәбәпле организмга су җитмәскә мөмкин. Сыеклык җитмәү – җәен баш авыртуның киң таралган сәбәбе. Шуның аркасында кан йөреше начарлана, баш миен кан белән тәэмин итү бозыла һәм нәтиҗәдә баш авырта. Җәй көне тәүлегенә 2-2,5 литр су эчәргә кирәк. Бу – сәламәт кешеләргә киңәш. Йөрәк яки бөер авырулары белән интеккәндә, суны күп эчәргә ярамый”, – дип кисәтә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Фото: Мөслим-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев