Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сәламәтлек

Диспансерлаштыру уздыңмы?

Диспансерлаштыру – авыруларны, бигрәк тә симптомнарсыз яки иртә стадияләрдә сизелерлек булмаган авыруларны ачыклауга юнәлтелгән комплекслы медицина тикшерүе. 2024 елда план буенча 6849 райондашыбыз диспансерлаштыру үтәргә тиеш булып, план арттырып үтәлгән!

– Диспансерлаштыру үткән 1337 кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелде. Планлы тикшерү вакытында күп райондашларыбызда йөрәк-кан тамырлары, ашказаны, гинекологик авырулар ачыкланды. 70 кешедә яман чиргә шик туып, шуларның 29ында чир расланды. 21 кешегә шикәр диабеты диагнозы куелды. Ашкайнату органнары авырулары – 78, йөрәк-кан тамырлары авырулары 26 кешедә табылган. 152 райондашыбызда башка төр авырулар ачыкланган, – диде район поликлиникасы шәфкать туташы Миләүшә Миңнегалиева.

Табиблар билгеләп үткәнчә, авырулар кешенең яшәү рәвеше һәм көндәлек тәртибе белән бәйле. Сәламәт яшәү рәвеше авыруларны кисәтү булып тора. 

Быел репродуктив яшьтәгеләр өчен (18-49 яшьтәгеләр) өстәмә тикшерүләр каралган. Ир-атларны хирург, уролог карый, ә хатын-кызларны өстәмә акушер-гинеколог җентекләп тикшерә. Бу, үз чиратында, демографиядә уңай вәзгыять тудырыр, дип өметләнәләр. Диспансерлаштыру кысаларында 45 яше тулганнар ФГДС үтәргә тиеш. 

Фото – Татар-информ архивыннан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 28 март саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев