Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сәламәтлек

Чирне яшерергә ярамый

Иске Карамалы табиб амбулаториясендә көндез ятып дәвалану өчен 10 урын бар. Биредә табиб күрсәтмәсе буенча уколлар ясала, система куела, электр дәвалануы үткәрелә.

– Иске Карамалы табиб амбулаториясенә Үрәзмәт, Октябрь, Әмәкәй, Иске Карамалы авыл җирлекләре беркетелгән. Амбулатория әлеге авыл җирлекләрендә гомер итүче 1850 кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Баек, Тат. Бүләр авылларыннан да киләләр. Мобиль поликлиника киләсен белеп, берничә авылдан килделәр. Белгечләргә күренергә теләгән кешеләрнең кан анализларын алдык. Бер атна дәвамында көн саен 30-45 кеше кеше табибка күренде. Табиблар, кан анализларын карап, кан басымын үлчәп, дәвалану билгеләделәр. Кемнеңдер холестерины югары, йөрәк тибеше бозылу да күп очрый. Кайберәүләргә көн саен дару эчәргә кирәк. Даруны да күпләр дөрес эчми. Берәүгә булышкан дару икенче кешегә ярдәм итми. Өлкәннәр арасында шикәр чире күп. Мобиль поликлиника белән килгән күз табибы дүрт райондашыбызны операциягә чакырып китте. Былтыр белгечләр ике кешедә күз авырулары ачыкланган иде, аларның икесенә дә операция ясалды, – ди Иске Карамалы табиб амбулаториясенең шәфкать туташы Зифа Галиева.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 30 апрель санында укыгыз.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев