Бүгенге көнгә районда барлыгы 558 кеше онкологик авырулар белән исәптә тора
Аларның 97се – 2024 елда, 2се быел гына исәпкә алынган
“Беренче урында – күкрәк бизләре, икенче урында – ашказаны-эчәк тракты, өченчедә – тире, дүртенче урында үпкә рагы тора. Диспансеризация үткән 29 кеше онкология исәбенә куелды. Диспансер учетында торучылар елга бер мәртәбә онкологка күренергә тиеш. Маммографка күренү дә чирне азганчы дәвалау һәм кисәтү мөмкинлеген бирә. Елга бер тапкыр флюорография узарга да онытмагыз”, – ди поликлиниканың онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева.
Онкологияле иң яшь райондашыбызга – 6 яшь, иң өлкәненә – 95.
2024 елда яман шеш 55 райондашыбызны якты дөньядан алып киткән.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев