Бүгенге көндә бала табарга әзерләнүче 51 көмәнле әни исәптә тора
Ел башыннан 21 хатын-кыз әни булу бәхетен татыган.
Район поликлиникасының хатын-кызлар консультациясеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә бала табарга әзерләнүче 51 көмәнле әни исәптә тора. Ел башыннан 21 хатын-кыз әни булу бәхетен татыган. Өч әни – беренче, ике әни – дүртенче, 16 әни икенче һәм өченче балаларын алып кайткан. “Мөслимдә бала тудыру бүлеге ябылу сәбәпле, көмәнле әниләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә Әлмәт перинаталь үзәгенә беркетелгән. Көмәнле әниләр үз теләкләре белән Яр Чаллы перинаталь үзәгенә дә бара. Булачак әниләр белән даими төстә дәресләр үткәрелә. Район хастаханәсенең дүртенче катында көмәнле әниләр өчен махсус бүлмә дә бар, анда булачак әниләр белән график нигезендә төрле күнегүләр үткәрелә”, – дип хәбәр итә хатын-кызлар консультациясе шәфкать туташы Чулпан Абусева.
Фото - Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев