Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Балалар арасында эчәк инфекциясе белән авыручылар күбәйгән

Бу инфекцияне йоктырмас өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк

Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән хәбәр итүләренчә, балалар арасында эчәк инфекциясе белән авыручылар күбәйгән. “Авыру күп очракта гади генә гигиена кагыйдәләрен үтәмәү яки туклану продуктларына тиешенчә термик эшкәртү уздырмау аркасында барлыкка килә. Бу инфекцияне йоктырмас өчен, урамнан кергәч һәм бәдрәфтә булганнан соң кулларны сабынлап юарга, экзотик ризыклар ашамаска, кайнамаган су эчмәскә, тиз бозылучы ризыкларны дөрес сакларга, шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк”, – ди бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев