Ашыгыч ярдәм бүлегенә көнкүрештә тән җәрәхәтләре алып мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан
Сәламәтлек

Ашыгыч ярдәм бүлегенә көнкүрештә тән җәрәхәтләре алып мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан

Аеруча 6-12 яшьлек балаларны күп алып киләләр

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә көнкүрештә тән җәрәхәтләре алып мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. “Мөрәҗәгатьләрнең күбесе егылу, сыдырылу, бәрелү белән бәйле. Аеруча 6-12 яшьлек балаларны күп алып киләләр. Самокаттан, велосипедтан егылып, аяк-кулларын тайдыручылар, җитди имгәнү алучылар да бар. Җәйге чорда электр самокатыннан егылып зыян күргән дүрт бала хастаханәгә салынды. Электр самокатында йөрү еш кына имгәнүләр, аяк-куллар сыну һәм баш мие селкенү белән тәмамлана. Әти-әниләр балаларына куркыныч уенчык алганчы уйлансын иде. Сәламәтлекне югалтканчы кайгыртырга кирәк”, – ди ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова. 

Фото:Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев