Ашыгыч ярдәм бүлегенә 110 чакыру һәм мөрәҗәгать булган
Сәламәтлек

Ашыгыч ярдәм бүлегенә 110 чакыру һәм мөрәҗәгать булган

Бер ир-ат Әлмәт хастаханәсенә озатылган

Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 110 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 18е – йөрәк-кан тамырлары авырулары, унысы – көнкүрештә тән җәрәхәтләре белән. Сабантуйда аягын-кулын авырттырып сигез кеше мөрәҗәгать иткән. Унбер райондашыбыз дәвалану өчен хастаханәгә салынган. Йөрәк өянәге белән бер хатын кыз һәм инсульт белән бер ир-ат Әлмәт хастаханәсенә озатылган. “Соңгы көннәрдә аллергия белән мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Аллергиянең төп симптомнары: тән кычыту, күздән яшь агу, томау. Бу билгеләр күзәтелгәндә, үз белдегең белән дәваланырга киңәш ителми. Табиб билгеләгән даруларны гына куллану, табиб күрсәтмәсе нигезендә дәвалану мөһим”, – ди бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Фото – Татар-информ архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев