Алтын куллы хирург
Район үзәк хастаханәсе хирургы Али Агабеков турында бары тик җылы сүзләр генә ишетелә. “Тормыш иптәшемнең гомерен саклап калды”, “Әтине үлем тырнагыннан тартып чыгарды, ул булмаса, нишләр идек?!” – диючеләр күп.
– Медицинаны сайлавым очраклы түгел. Әниемнең абыйсы бездә еш кунак була иде. 40 ел дәвамында травматолог-ортопед булып эшли ул. 30 ел Төмән шәһәрендә эшләде, 10 елдан артык Дербент хастаханәсенең травматология бүлеген җитәкли. Медицина фәннәре кандидаты ул! Абыем буыннарга, умыртка баганасына катлаулы операцияләр ясый. Ул миңа кечкенәдән үрнәк булды. Аның эше белән бәйле хәлләр турында бәян иткәнен авыз ачып тыңлый идек. Берсендә ул тугызынчы каттан егылып төшкән ике кызның кыл өстендә калган гомерләре өчен көрәшүе турында сөйләгән иде. Үз эшенең остасы буларак, ул ясаган операцияләр беркайчан да күңелсез төгәлләнмәде, – ди Али Агабеков, туганы белән горурланып.
Али Закидинович Дагестан медицина университетының “Дәвалау эше” факультетында белем ала. Укуын тәмамлагач, Санкт-Петербург шәһәренә юл тота. Биредә ул И. Мечников исемендәге Төньяк-Көнбатыш дәүләт медицина университетында хирургия юнәлешендә ординатурада укый, тәҗрибә туплый. 2015-2021 елларда Дагестанские Огни шәһәре үзәк хастаханәсендә хирург булып эшли. Шул ук вакытта квалификация күтәрү курсларында белемен арттыра, халыкара конференцияләрдә катнаша.
– Без гаиләдә ике бала үстек. Апам – өлкән шәфкать туташы. Күпләр минем нигә Мөслимне сайлавым белән кызыксына. Дагестанские Огни шәһәрендә эшләгәндә, 2021 елда мине бирегә дустым чакырып кайтарды. “Матур район, бик яхшы хастаханә, эшләргә бөтен җиһазлар да бар, заманча мөмкинлекләр тудырылган”, – дигәч, тәвәккәлләп кайттым. Ашыгыч хирургиядә күптөрле операцияләр ясарга туры килә. Кеше организмы сәгать механизмы кебек төгәл эшләргә тиеш. Бавырга, ашказаны асты бизенә, талак, үт куыгына операцияләр ясыйм. Мин ясаган операцияләрнең саны бер меңнән арткандыр инде, – ди табиб.
Али Агабеков тормыш иптәше белән өч бала үстерә. Төнлә ашыгыч ярдәм кирәк булганда, табиб “ял итәм”, “арыдым” дип әйтә алмый, ул – һәрвакыт сафта. Һөнәренә тугры булуы, эшен чын күңелдән бирелеп башкарганы өчен А. Агабеков турында “эшен фанатларча ярата” диләр.
– Мин кечкенәдән кешенең эчке төзелеше белән кызыксына идем. Университетта белем алганда, төннәрен шәһәр хастаханәсенең травматология бүлегендә волонтер булып йөрдем. Көтелмәгән хәлләр шактый еш була иде. Ул вакытта тупланган тәҗрибә эшемдә һәрвакыт ярдәм итә. Кешеләргә ярдәм итә алуыма чын йөрәктән сөенәм, – ди Али Закидинович.
Лапароскопик операция ясаганда, гадәти операциядән аермалы буларак, эчне ярмыйлар, ә кечкенә тишекләр ясыйлар. Операция шулар аша ультратавышлы камера ярдәмендә ясала. Мондый төр операциядән соң авыру тизрәк аякка баса.
– Авыру язмышы – ак халатлы белгечләр кулында. Али Закидинович бик күп катлаулы операцияләр ясый, күп кешенең гомерен саклап калды. Ультратавышлы камера ярдәмендә холецистомия, корсак куышлыгы һәм корсак арасы абсцессларын дренажлауны аның кебек оста башкаручы юктыр. Корсак куышлыгына, бөерләргә, сидек куыгы, простата, калкансыман бизгә ул үткәргән УЗИ тикшерүләре нәтиҗәле була. Лапароскопик ысул белән ясалган операцияләр буенча без Татарстанда беренче урынга чыктык, монда Али Агабековның өлеше зур. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы Евгений Мельников безнең эшебезгә гаҗәпләнүен һәм соклануын белдерде, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.
Фото – А. Агабековның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев