Алло, ашыгыч ярдәм?
1 апрельдән ашыгыч ярдәм чакыруның бердәм номеры гамәлгә керде. Ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда, шалтыратулар бары тик 103 номеры буенча гына кабул ителә
Шалтыратулар хәзер бердәм диспетчерлык үзәге аша уза. Стационар телефоннан да, барлык кәрәзле элемтә операторлары аша да 103 номерын җыярга кирәк.
– Ашыгыч ярдәмне тәүлек буе бушлай, шул исәптән счетта акча булмаганда һәм SIM-картасыз да чакыртырга мөмкин. Стационар телефоннан яки таксофоннан ашыгыч ярдәм чакыру өчен элек гамәлдә булган 03 кодын кулланырга була. Бу очракта шалтырату автомат рәвештә 103 бердәм номерына күчерелә. 103 номерына шалтыратканда: “Яр Чаллы, ашыгыч ярдәм”, – дип җавап бирергә мөмкиннәр. Куркып, сөйләшүне туктатырга кирәкми, ярдәм кирәк булган торак пунктны һәм чакыру сәбәбен әйтегез, шалтырату автомат рәвештә шушы торак пунктның ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә тапшырылачак. Кәрәзле телефоннан шалтыратсагыз, телефон номерының кайда теркәлүенә карамастан, шалтырату иң якын ашыгыч ярдәм бүлегенә юнәлтелә, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.
Бердәм үзәк диспетчерлык хезмәтен (ЕЦДС) эшләтеп җибәрү өчен 1 апрельдән Мөслим, Әлмәт, Зәй һәм Сарман районнарында 103 номерына шалтыратулар Казанның бердәм үзәк диспетчерлык хезмәтенә юнәлтеләчәк. 112 системасында теркәлгән хәбәрләр дә Бердәм үзәк диспетчерлык хезмәтенә кабул ителәчәк һәм рәсмиләштереләчәк.
– 103 телефонына шалтыратып булмаса, 112 номерын җыярга кирәк. Чукрак, телсез кешеләр ашыгыч ярдәм бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра ала. Моның өчен хәбәрне 8-987-297-41-36 номерына җибәрергә була. Авыру яки зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадасын тиз генә чакыру һәм медицина ярдәмен вакытында күрсәтү өчен, чакыручы 103 номерында эш-ләүче фельдшер яки диспетчер биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (урам, йорт, фатир номеры, этаж, подъезд номерын), авыруның яки зыян күргән кешенең исем-фамилиясен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач: “Чакыруыгыз кабул ителде”, – дип җавап бирсә, шалтыратуны кабул итү вакытын әйтеп, адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала, – ди район үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина.
– Элеккечә, 03 телефонына шалтыратсагыз, шалтырату автомат рәвештә 103 номерына җибәрелә. Бу – вакыт югала, дигән сүз. Шуңа, ашыгыч ярдәм кирәк булганда, 103 номерын җыярга кирәк. Шалтыратулар түләүсез һәм телефон операторлары тотмаган урында, телефонда акча булмаган очракта да шалтырату бара. Иң мөһиме: каушап калмаска кирәк. Ашыгыч ярдәм чакыртканда, кайвакыт, дулкынланып, кемгә ярдәм кирәк булуын һәм нинди адрес буенча килергә икәнлеген әйтергә онытучылар бар. Кайвакыт авылны һәм кешенең исемен генә әйтәләр. Төнлә чакырганда, тәрәзәдәге утка карап, авыру кешене эзләп йөргән чаклар да булды. Авыруга ярдәм кирәк чакта һәр секунд кадерле бит! – ди ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары.
Хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматка караганда, бу атнада, көнкүрештә тән җәрәхәтләре алу һәм кискен респиратор авырулар исәбенә, чакырулар саны 12 очракка арткан.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев