Җәйге травматизм һәм гипертония: 3 көн эчендә 68 мөрәҗәгать – ничек сакланырга?
Райондашларыбызның күпчелеге югары кан басымы һәм көнкүрештә алган тән җәрәхәтләре белән мөрәҗәгать иткән
Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 68 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Райондашларыбызның күпчелеге югары кан басымы һәм көнкүрештә алган тән җәрәхәтләре белән мөрәҗәгать иткән. “Җәйге чорда бакчада, төзелеш эшләрендә кул-аякларын каймылдырып, киселеп килүчеләр күп. Самокатта, велосипедта йөргәндә, егылып имгәнгән балалар да күбәйде. Әти-әниләр балаларына игътибарлы булсын иде. Ун кеше дәвалану өчен район һәм шәһәр хастаханәләренә салынды. Ике райондашыбыз инсульт белән Әлмәт хастаханәсенә озатылды”, – дип хәбәр итә бүлек фельдшеры Гөлназ Шәймәрданова.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев