40 кеше Яр Чаллы наркология диспансерына дәвалануга җибәрелде
Эчкечелек – иң җитди социаль проблемаларның берсе.
Эчкечелек – иң җитди социаль проблемаларның берсе. Ул сәламәтлек начараюга, җинаятьләр саны артуга, гаилә конфликтларына һәм башка социаль проблемаларга китерә. “Район поликлиникасында 110 кеше наркология белән исәптә тора. Авыруларны ай саен табиб тикшерә, аларга даими рәвештә лекцияләр укыла, киңәшләр бирелә. Быел эчкечелек белән авыручы 40 кеше Яр Чаллы наркология диспансерына дәвалануга җибәрелде”, – дип хәбәр итә район хастаханәсенең штаттан тыш белгече, психотерапевт-нарколог Тәлгать Бигимов.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев