Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Ветераннарга хөрмәт белән

Мизхәт Нәҗмиевкә шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Тыл һәм хезмәт ветеранын юбилее белән район җитәкчелеге дә котлады.

– РФ Президентының котлау хатында җиткерелгән җылы теләкләргә кушылып, без дә сезгә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, хәерле гомер телибез, Мизхәт абый! Бүгенгедәй елмаеп, киң күңелегез белән сокландырып, якыннарыгызны барлыгыгыз белән сөендереп яшәгез! – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.

Сугыш башланганда Мизхәт абыйга 7 яшь була. Кечкенә булса да, сугышның нәрсә икәнлеген аңлый ул.

– Басу капкасы янында энем Марсель һәм апаларым белән әткәйне озатып калдык. Әнкәй безне кочып алды да елады. Безне бәләкәй дип тормадылар, эшкә җиктеләр. Авылдагы бөтен бала-чага, карт-коры булдыра алганча өлкәннәргә ярдәм итте. 7 яшьтән үгез җигеп җир сөрдем, ат белән җир тырмаладык. Колхозның бөтен малы җир эшенә тартылды. Малкайлар да хәлсез иде, үзебезнең дә җаныбыз чыгарга әзер иде ул чорда, – дип искә ала Мизхәт абый. – Әтиебез 1944 елда контузия алып, каты яраланып кайтты. Аны үлде дип уйлаганнар, ә ул бераздан һушына килгән. Әти озак еллар Киров исемендәге колхозда бригадир булып эшләде.

Ветеран басудан өшегән бәрәңге җыеп ашауларын искә ала. Үзе дә ач, шулай да кечкенә энесен, әнисен уйлап өзгәләнә ул. Колхозның паспорт бирми интектергән, таяк хисабына эшләгән елларны күз яшьләре белән искә ала. Туганы тәкъдиме белән 10 сыйныфны тәмамлагач, Үзбәкстанга китә Мизхәт. Анда дөге, мамык үстереп саталар. Аннары агроном, механизатор, зоотехник булып эшли. Кулы эш белгән, намуслы, эшсөяр Мизхәтне һәркайда хөрмәт итәләр. Үзбәкстанда ул булачак тормыш иптәшен очрата. Гаилә коралар, көтеп алган кызлары туа. Тик өйдә газ шартлап, Мизхәт абыйның тормыш иптәше һәлак була.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 8 май санында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев