Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Тыйнак бәхет иясе

41 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган Ирек Салихҗанов 60нчы язын каршы ала.

Ирек Салихҗанов – Елгабаш авылы егете. Нәзирә белән Фаяз гаиләсендә дүртенче, төпчек бала булып дөньяга аваз сала ул. Атаклы Барый мулла нәселеннән булган әнисе моңлы итеп Коръән укыган. Җыр-моңга сәләт Иреккә дә күчә. 

– Башлангыч сыйныфларда укыганда Нияз абыем белән парлап җырлаганыбыз истә. 4 сыйныфта укыганда Казанга “Әллүки-бәллүки” тапшыруына җырларга чакырдылар. Ничек шатлануымны аңлатып бетерерлек түгел. Куанычым эчкә сыймады: атлап түгел, йөгереп йөрдем. Гади авыл баласын Казанга чакырсыннар әле! Шуннан соң җырларга теләгем тагын да артты, – дип искә ала Ирек абый.

 Урта мәктәпне тәмамлагач, Симәк мәдәният йорты директоры булып эшләп ала. Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәни-агарту бүлеген тәмамлагач, ике ел режиссерлык курсларында белем ала. 

Аның шәһәрдә генә түгел, чит илдә төпләнеп калу мөмкинлеге дә булган. Казан мәдәният институтында укыганда М.Горький исемендәге мәдәният йорты каршындагы хорга йөреп, Яр Чаллы, Ульян, Әстерхан якларында чыгыш ясарга туры килә аңа..

– Колхоз стипендиаты булып, Казанда калу мөмкинлеге дә бар иде. Диплом алгач, җиде ел Германиядә танк гаскәрләрендә контракт нигезендә хезмәт иттем. Сагыну хисләрен канат итеп, “Москвич” машинасы сатып алырлык акча туплап кайттым Мөслимгә, – ди Ирек Салихҗанов.

Лилия Шәймиева

Фото – И. Салихҗановның шәхси архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 1 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев