Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Кулында ут уйната

Тимергә җан өрә дип, нәкъ менә Айдар Бореев кебек егетләр турында әйтергә буладыр. Айдар – Мөслим кияве. Киров өлкәсендә дөньяга килгән ул

– Эретеп ябыштыру эшләренә күршем Габделбәр абый белән мунча миче ясаганда керешеп киттем. Мөслим политехника техникумында эретеп ябыштыру курсларында укып, шушы юнәлештә белем һәм күнекмәләр алдым. Техникумдагы остазым Евгений Басорин кул астында бик күп әйберләргә өйрәндем, эретеп ябыштыруга мәхәббәт шунан бирле яңа эшләргә илһамландыра, – ди Айдар.

Эретеп ябыштыру белгечлеген алгач, Айдар башкаланың “Орбита” фәнни-техник үзәгенә эшкә урнаша. Бик дәрәҗәле саналган әлеге үзәктә Айдар тирлар ясый. Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, агроном белгечлеге алган егет эшчәнлеген бөтенләй башка юнәлештә дәвам итә.

– Тормыш иптәшемнең кул эшләренә осталыгына барысы да соклана. Нәрсәдер ясау идеясе белән кайчак төне буе хыялланып ята. Кешенекен күреп, әлеге эшләнмәне үзенчә үзгәртеп, яңа элементлар белән баетып та ясый. Рәсем булсынмы, сызыммы – һәрберсен зур төгәллек белән бик матур итеп эшли. Мин Айдарга кияүгә чыкканда, ишегалдында бөтен әйбер агачтан иде, ул аларны әкренләп тимергә алыштырып бетерде. Ике ел эчендә корычтан капкалар, эскәмияләр ясады. 12 ел бергә яшәү дәверендә мин ул ясаган һәр әйбергә беренче бәя бирүче, илһамландыручы булдым, – ди Фелиза, тормыш иптәше белән горурланып.

Эретеп ябыштыру аппаратын Айдарга бабасы бүләк итә.

– Кияү булып Мөслимгә кайтканның икенче көнендә үк Фелизамның әтисе миңа эш кушты: "Капканың келәсе ватылган, шуны ясап куярга кирәк", – диде. “Мә, кияү, рәхәтләнеп эшлә! Җылы кулларыңда утлар чыгарып торсын әле!” – дип, эретеп ябыштыру аппараты бүләк итте. Бабай әйткәч өйрәндем инде! – дип елмая Айдар.

Ишегалдындагы аркалар, капка-коймалар, полисадник, бабасы – оста гармунчы Фәнис Абдуллинның ихатасындагы скрипка ачкычы, ноталар белән бизәлгән койма – барысын да Айдар ясаган. Чардуган ясауны сорап та мөрәҗәгать итәләр аңа. Абыйсының каберенә үзе ясаган чәчәкле чардуган урнаштырган ул.

Айдар белән Фелизаның ихатасына аяк басу белән биредә уңган хуҗа яшәгәне күзгә ташлана. Бизәкле капкалар, мангал зонасы, беседка, ыслау җайланмасы, коляска, карета формасындагы һәм тәгәрмәчле гөл савытлары – һәркайсы үз урынында. Аларны ясаганда, Айдар, әйтерсең, күңел җылысын да мулдан сипкән.

– Берзаман Айдар тимердән роза чәчәкләре ясый башлады. Аларның җаны гына юк иде инде! Беренчесен миңа атап ясады, аннан әниебезгә, дус-ишләргә, туганнарга да бүләк иттек. Айдарның бер матур гадәте бар: ясаган әйберен тизрәк кемгәдер бүләк итү җаен карый, кешеләрне сөендерергә ярата. Эшемә чыршы утыртылган чана ясап биргән иде, быел коелмый торган корыч чыршы ясатырга исәбем. Иске Әлмәт авылында узган Гармунчылар фестивале өчен зур гармун ясап бирде. Әлеге гармун фонында бик күпләр фотога төште. Кулында ут уйнатучы иремнең тормышка ашырасы хыяллары күп, – ди Фелиза.

Фото – А. Бореевның шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев