Киң күңелле Чулпан
Чулпан – Сарман районының Кәүҗияк авылы кызы. 35 ел элек ул Иске Чакмак авылына килен булып төшә
– Озак еллар авыл китапханәсендә китапханәче булып эшләдем, бер үк вакытта мәктәп ашханәсендә дә хезмәт куйдым. Җәй айларында үлчәүче булып ындыр табагында да эшли идем. Социаль хезмәткәр булып эшли башлавыма эшсезлек сәбәп булгандыр. Авылдашым Гөлфия: “Әбиләр карыйсың килмиме?” – дип мөрәҗәгать итте. Гөлфиянең социаль хезмәткәр булып эшләвен, бу өлкәдә хезмәт куяр өчен җаваплы, сабыр булу кирәклеген белә идем. Тормыш иптәшем Нияз белән киңәшләштем дә социаль яклау бүлегенә эшкә кердем. Авылыбыздагы әбиләрне карауны миңа беркеттеләр. 80 яшьтән өлкәнрәк Бибиасма апа белән Люция апа авылыбызның иң хөрмәтле кешеләре иде. Бүген алар мәрхүм инде, урыннары оҗмахта булсын. Бик яратып башлаган хезмәтем бүген дә җаныма тынычлык бирә. Әнием 8 ел урын өстендә ятты. Апам белән чиратлашып карадык. Шуңа микән, өлкән кешеләр миңа әнием кебек кадерле, – ди Чулпан Абдуллина.
Бүгенге көндә Чулпан апа Мөслимгә йөреп эшли. Район үзәгендә алты өлкән кешене карый. Метрәй һәм Салауз-Мухан авылларында да аңа беркетелгән өлкәннәр бар.

– Һаман саен сине көйләп йөреп булмый дип, Чулпанымны машина йөртергә укыттым. Хәзер үзе рульдә йөри. Социаль хезмәткәр булып бөтен кеше дә эшли алмыйдыр. Бу һөнәр ияләре киң күңелле, олы җанлы булудан тыш, сабыр, кеше хәсрәтен үзенекеннән өстен күреп, башкаларның күңел халәтен аңлый белергә тиеш. Чулпаным да шундый сыйфатларга ия. Өч бала үстердек. Ике улыбыз һәм кызыбыз да әниләре кебек ярдәмчел булып үстеләр, Аллаһка шөкер! Биш онык әбисе димәссең Чулпанны, әбиләр янында ул аларның оныклары кебек күренә, күз тимәсен! – ди хәләле Нияз.
– Әбиләремне бик яратам! Арабыздан киткәннәрен сагынам. 12шәр ел караган әбиләрем булды. Быел мин караган өч өлкән кеше бакыйлыкка күчте. Еллар дәвамында алар якын кешегә әйләнә, аларның борчу-мәшәкатьләре белән бергә яши башлыйсың, проблемалар туганда, аларны чишү юлларын эзлисең. Өй эшләрендә ярдәм итү, кибеттән азык-төлек, дарулар алып кайту, коммуналь түләүләрне башкаруда ярдәм итү – безнең төп вазыйфалар. Өлкәннәргә без табиб та, психолог та, юрист та, сердәш тә булабыз. Җитәкчеләребез бик әйбәт. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, аңлашып, киңәшләшеп эшлибез, – ди Чулпан Абдуллина.

Районда 48 социаль хезмәткәр эшли. Алар карамагында 235 өлкән кеше бар.
– Социаль ярдәмгә мохтаҗларның күбесе – инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр. Игелеклелекне яшәү рәвеше итеп алган олы җанлы хезмәттәшләремә җаваплы эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге телим, – ди “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәт буенча белгече Рәмилә Гыйльметянова.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев