Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Ләйсән Гыймаева: «Сәламәт булып картаерга язсын, дип телим мин хәзер»

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева «Интертат»ка иҗади һәм шәхси тормышындагы яңалыклары белән уртаклашты

«Безнең тандемда мин – җир кешесе»

Ләйсән, сез Булат белән «Кызган Казан» тапшыруын алып барасыз, төрле кызыклы видеолар чыгарып торасыз. Әле яңа клибыгыз да дөнья күрде. Боларның барысын да уйлап чыгарырга, аннан сценарийларын язарга кирәк. Сезнең өйдә иҗат процессы кайнап торадыр, әйеме?

Булат белән икебез генә дә түгел, әле бу эшләргә балалар да бик теләп кушыла безнең. Берәр көн иҗади эш белән шөгыльләнмәсәк, нәрсәдер эшләнеп бетмәгән кебек тоела башлый. Әле хәзер менә концертларыбызга әзерлек эшләре белән йөрибез. Ноябрь аенда – Казанда, октябрьдә Чаллыда концертларыбыз булачак.

Болай көн саен нәрсә дә булса уйлап чыгарырга, эшләргә, видеолар төшерергә тырышабыз. Стабильлек, үсеш булсын өчен тик торырга ярамый. Үзебез генә барысына да җитешеп бетә алмыйбыз, әлбәттә, башкаларга да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә. Мәсәлән, быелгы концертларыбызның режиссеры – Алмаз Гыйльметдинов. Сценариен Булат үзе язса да, Алмаз кайбер әйберләрне әйтеп җибәрә. Аның ярдәме бик зур. Әле менә Булат һәм кызыбыз Таңсылу белән бергәләп җырлый торган җырыбызга клип төшердек. Аның да режисссеры Алмаз. Тематикасы да безнең гаиләгә туры килә торган булды. Съемкаларда популяр блогерлар да катнашты.

Фото – Ләйсән Гыймаеваның шәхси архивыннан

Тулырак: https://intertat.tatar/news/laisan-gyimaeva-salamat-bulyp-kartaerga-yazsyn-dip-telim-min-xazer-5868644

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев