Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Яшь аермасы киртәме? – Хатыннары үзләреннән күпкә яшьрәк татар җырчылары исемлеге

Ринат Рахматуллинның яшь хатыны Динарага татар тамашачысы битараф калмады. Сокланучылары да, тәнкыйтьләүчеләре дә байтак булды

Шул уңайдан, «Интертат» татар-башкорт эстрадасындагы үзеннән күпкә яшь хатынга өйләнгән ир-ат артистларны барлады.

Татар-башкорт эстрадасында үзеннән шактый яшь хатын алып гомер кичерүче ир-ат җырчылар байтак икән. Кайсының хатыны белән яшь аермасы – 30, кайсының – 29, кайберләренең 13 яки 10 ел. Күбесенең бу – икенче никахы, бәхетләрен икенче тапкырында яшьрәк хатын белән сынап карарга булганнар. Беренче мәхәббәтләре белән кавышып, «яшь аермасы киртә түгел» дип, бәхетле гомер кичерүчеләре дә аз түгел.

Ринат Рахматуллин: «Иң якын, яраткан, кадерле кешем»

Һич икеләнмичә, бүгенге көндә әлеге исемлектәге төп «герой» дип, популяр җырчы Ринат Рахматуллинны атап була. Җырчы моннан берничә ел элек, 30 ел яшәгән хатыны белән аерылышып, яңадан өйләнде. Икенче хатыны – Саба кызы Динара – Ринат Рахматуллиннан 29 яшькә яшьрәк. Инде никахлашканнарына 2 елдан артса да, җырчы чибәркәен халыкка әле яңа гына күрсәтте.

Яшь аермасы зур булу аркасында бик күп гайбәт сүзләргә сәбәп булган әлеге пар, якын кешеләренең мәҗлесендә танышып, якыннан аралаша башлаган. Динараның әти-әнисеннән качып никах укытканнар. Дөрес, вакытлар узу белән, Динараның әти-әнисе кияүләрен кабул иткән. Бу хакта Динара блогер Олеся Леснаяга сөйләгән иде.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/yas-aermasy-5869031

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев