Халыкара җырчылар бәйгесеннән җиңү белән
Сәнгать дөньясында

Халыкара җырчылар бәйгесеннән җиңү белән

Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары Xl Халыкара җырчылар бәйгесендә катнаштылар.


 Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать министрлыклары тарафыннан оештырылган  "Сандугач – Соловей» Xl Халыкара җырчылар бәйгесе уздырылды. Конкурсның жюри рәисе -  ТР халык артисты Винера Әхәт кызы Ганиева.
Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары Раян Фәхразиев 1  дәрәҗә дипломант, Сабина Идиятуллина  2  дәрәҗә лауреат (җитәкчеләре Гөлназ Йосыпова) исеменә лаек дип табылып дипломнар белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны уңышлары белән чын күңелдән тәбриклибез! - дип сөенечләре белән уртаклашалар сәнгать мәктәбеннән.

Фото - сәнгать мәктәбеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев