«Төсләрдә бәйрәм хисе» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсен ачу чарасы узды
Туган якны өйрәнъ музеенда күргәзмәләр залында «Төсләрдә бәйрәм хисе» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсен ачу чарасы узды. Әлеге күргәзмәдәге картиналар фәкать кабакка гына багышланган.
Туган якны өйрәнъ музеенда күргәзмәләр залында "Төсләрдә бәйрәм хисе" дип исемләнгән картиналар күргәзмәсен ачу чарасы узды. Әлеге күргәзмәдәге картиналар фәкать кабакка гына багышланган.
Тантаналы чарада Казан, Саба районыннан иҗат әһелләре дә катнашты. Татарстанның халык артисты, җырчы Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккаш. Композитор, оста педагог Рафинат Сәлахов. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Әлфия Мөбәрәкова, композитор Миннислам Кәримов чыгышлары кичәбезгә ямь өстәде. Кичә кабакның файдалы үзенчәлекләре турында сөйләүләр белән үрелеп барды.
Күргәзмәнең җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Мөхетдин улы Минһаҗев.
Фотолар: Туган якны цйрщнъ музее.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев