Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Лауреатлар республика фестивалендә катнашачаклар

Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Әмир Габделхаков һәм балалайкачылар ансамбле «Звезды из завтра» республика фестиваленең йомгаклау концертында чыгыш ясаячак.

Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган «Звезды из завтра» республика фестиваленең сайлап алу турында чыгыш ясады. Лауреат исемен яулап, финал турына узган укучылар исемлеге билгеле булды. Мәктәбебезнең халык уен кораллары бүлеге укучысы Әмир Габделхаков инде икенче тапкыр фестивальнең йомгаклау концертында чыгыш ясаячак. Әмирнең укытучысы Радик Газизов. «Веселые ребята» балалайкачылар ансамбле дә фестиваль лауреаты исеменә лаек булды һәм йомгаклау концертында чыгыш ясау өчен чакыру алды. Укытучылары Дилбәр Салихҗанова, концертмейстерлары Алеся Латыпова. Укучыларыбыз танылган дирижер, композитор Рөстәм Абязев җитәкчелегендә «La Primavera» камера оркестры белән берлектә Яр Чаллы шәһәрендә чыгыш ясаячак.

Фото - сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев