Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

“Илһам чишмәсе” төбәкара җыр бәйгесе финалисты

Сәнгать мәктәбендә вокал бүлегендә белем алучы Юныс Шәехов төбәкара җыр бәйгесендә катнашкан

Күптән түгел Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укучысы Юныс Шәехов “Илһам чишмәсе” исемендәге IV төбәкара җыр бәйгесендә катнашты. Бәйгедә илебезнең 14 регионыннан (Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия Республикалары, Ырынбур, Пенза, Киров, Ульян, Пермь, Свердлау, Новосибирск, Ростов өлкәләре, Мәскәү шәһәре, ХМАО) һәм Татарстанның 31 районы һәм шәһәреннән 250 сәнгать сөюче катнашты. Шулар арасыннан нибары 25е генә финал өлешенә үтте. Юнысыбыз да финалистлар исемлегендә. 16 нчы февраль көнне узачак финал ярышларында Юныска һәм аның укытучысы Мөршидә Әхмәтҗановага уңышлар теләп калабыз.

Фото - сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев