Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Волейбол буенча район ярышлары

Яшьлек» спорт комплексы залында «Мәктәп волейбол лигасы» республика проекты кысаларында егетләр арасында волейбол буенча район ярышлары узды.

Турнирда районның гомуми белем бирү мәктәпләреннән 12 команда катнашты. Киеренке көрәштә команда зачетында беренче урынны Г. Тукай ис. Мөслим урта мәктәбенең егетләр командасы яулады. Икенче урында - Мөслим гимназиясе, өченче урында - Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы. 

Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе командасы Бөгелмә шәһәрендәге узачак зона республика ярышларында район данын яклаячак. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә, призерларга һәм иң яхшы уенчыларга мәгариф идарәсе грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X