Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Спартакиада уеннары старт алды

Оешма-предприятиеләр арасында XXXlll кышкы спартакиада уеннары старт алды.

Яшьлек” спорт сараенда узган ярышларда унике команда составында 200дән артык спортчы катнашты. 30лап оешма-предприятие хезмәткәре кул көрәше, таяк тарту, бадминтон кебек спорт төрләрендә көчен сынады.
Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров командаларның ярышларга әзерлеге турында рапорт бирде. Район башлыгы Альберт Хуҗин спортчыларга гадел җиңүләр теләде.
– Командалар саны арта. Быел район газ участогы, хастаханә, мөхтәсибәт, “Туган як” агрофирмасы да ярышларда көчләрен сынарга теләк белдерде, – ди Илшат Яббаров.
Кул көрәшендә хатын-кызлар арасында беренче урынны хастаханә командасы яулады. Икенче урында – электр һәм инженерлык челтәрләре командасы, өченчедә – балалар бакчалары командасы. Ир-атлар арасында мәктәпләрнең җыелма командасына тиңнәр булмады. Район эчке эшләр бүлеге командасы белән “Туган як” агрофирмасы командасы икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Бадминтонда да хастаханә командасы көндәшләреннән алдарак булды. “Август-Мөслим” командасы әлеге ярышта – икенче, мәктәпләрнең җыелма командасы өченче урынга лаек булды.
Онытылып баручы уен төре буларак кертелгән таяк тарту ярышы аеруча киеренке узды. Ярыш җиңел түгел. Спортчылардан әзерлек һәм мускуллар хәрәкәттә булсын өчен спорт залының да җылы булуы таләп ителә. Берничә ел элек таяк тарту ярышында бер райондашыбыз умыртка баганасын җәрәхәтләгән иде. Быелгы уеннарда, шөкер, көтелмәгән хәлләр булмады. Мөслим гимназиясенең физкультура укытучысы Динар Булатов уен башында шактый үҗәтлек күрсәтсә дә, командалар арасында беренчелекне “Август-Мөслим” алды. Район хастаханәсе – икенче, “Туган як” командасы өченче урынны алды.
Бу көнне нормативлар тапшырган яшь спортчыларга ГТО значоклары да тапшырылды. Иң кечкенә спортчы Алихан Фазлыевка 6 яшь иде. Беренче дәрәҗә алтын күкрәк билгесен алган Алихан “Ләйсән” балалар бакчасына йөри. 
5 февраль көнне спартакиада йөзү ярышы белән дәвам итте. Шул ук көнне өстәл теннисы һәм аркан тарту ярышлары да узды. Иң тиз йөзүчеләр исемен электр һәм инженерлык челтәрләре командасы алды. Мәктәпләрнең җыелма командасы – икенче, хастаханә командасы өченче урынга чыкты.
Аркан тарту ярышларның иң кульминацион вакыты булгандыр. Ярышта җанатарлар да аркан тарткандай булды. Спортчыларга көч бирүче егет-кызлар тавышыннан спорт залы яңгырап торды. Хәлиткеч ярышта беренче урынны район Советы һәм Башкарма комитеты командасы алды. Хастаханә һәм мәктәпләрнең җыелма командасы икенче һәм өченче урыннарга лаек булды.
Өстәл теннисында хастаханә белән мәктәпләрнең җыелма командасы беренче-икенче урыннарны бүлеште. Өченче урынны электр һәм инженерлык челтәрләре командасы алды.
Бу атнада спартакиада бильярд һәм чаңгы ярышлары белән дәвам итәчәк. Спортка битараф булмаганнарны ярышларны тамаша кылырга һәм командалар өчен җан атарга чакырабыз.

Лилия Шәймиева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев