Сәламәт яшәү – тормыш кагыйдәсе
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 2022 елда районда «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кабул ителде
Ул 2026 елга кадәр дәвам итәчәк. Әлеге программа кабул ителгәч, “Ватаным Татарстан” газетасына биргән әңгәмәсендә район башлыгы Альберт Хуҗин: “Сәламәтлек бишьеллыгы" – комплекслы программа. Аның кысаларында бердәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз, спортка игътибар бирәбез, чаралар оештырабыз. Икенчесе – медицина юнәлешендә башкарылучы эшләр. Шушы эшләр белән без халыкның сәламәтлеген кайгыртырга, аңа тагын да зуррак игътибар бирергә уйлыйбыз”, – дигән иде.
Сәламәтлек бишьеллыгы игълан ителгәннән соң өч ел узган һәм, әйтергә кирәк, бу юнәлештә бихисап эшләр дә башкарылган. Райондашларыбыз спортка, сәламәтлеген кайгыртуга зур игътибар бирә башлады.
Программа сәламәтлек саклау, физик культура, рухи сәламәтлек юнәлешләрендә эшли. Бу максаттан “Тормышка 10 мең адым”, велойөреш, скандинавча йөрү кебек акцияләр, коллектив белән чаңгыда йөрү, ачык һавада иртәнге зарядка ясау кебек төрле чаралар үткәрелә. Алар оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючыларны тагын да берләштерергә ярдәм итә.
“Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы кысаларында “Яшьлек” спорткомплексында спорт паркы барлыкка килде. Узган ел әлеге парк төзелеше тулысынча төгәлләнде. Биредә пляж волейболы мәйданчыгы, памп-трек, уен һәм спорт мәйданчыклары, шугалак ясалды.
Сәламәтлек бишьеллыгы кысаларында хезмәт коллективлары, мәгариф учреждениеләре, хәтта өлкәннәр тормышына Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын (ГТО) тапшыру да килеп керде. Әлеге чаралар да райондашларыбызны физик тәрбияләүгә, массакүләм спортны үстерүгә һәм савыктыруга юнәлтелүче норматив нигез булып тора.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 24 гыйнвар саныннан укыгыз.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев