Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Районыбызда сәламәтлек бишьеллыгы дәвам итә

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә сәнәгать диспансерлаштыруы башланды. Быел әлеге чарага Мөслим районы да кушылды

– Эшкә сәләтле халыкның күпчелеге медицина оешмаларына йөрми. Сәнәгать диспансерлаштыруын узу өчен беркая да барырга кирәкми, табиблар предприятиегә үзләре килә, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.

Сәнәгать диспансерлаштыруы “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмаларында, “Агромастер” җитештерү компаниясендә узды. Барлыгы 300дән артык хезмәткәр медицина тикшерүе үтте.

“Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов район хастаханәсенә заманча җиһазлар алырга ярдәм итә. Быел ул хастаханәгә 9,5 млн сумлык җиһазлар алырга булышты. Кан тикшерү өчен биохимик һәм гематологик анализаторлар, плазманы суыту җайланмасы һәм тромбомиксер тиз арада дөрес диагноз кую өчен кирәк. Хатын-кызлар консультациясенә һәм стоматология кабинетына яңа креслолар алынды. Киң күңелле иганәче киләсе елга да хастаханәгә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Мөслим районы сәламәтлек саклау өлкәсе эшчәнлеге белән танышу максатында Мөслимгә килде.

– Сәламәтлек саклау сферасына Россия Президенты В. Путин тарафыннан куелган төп бурыч – үлем очракларын киметү, кеше гомерен озынайту, – диде министр. – Сәламәтлек саклау оешмалары заманча тикшерү һәм дәвалау җиһазлары белән тулылана, яңа ФАПлар ачыла, поликлиникалар ремонтлана. Әмма үлем очракларының туучылар санына караганда күбрәк булуы борчый. Эш яшендәге кешеләр арасында үлем очраклары арту – вакытында табибка бармау.

Сәламәтлекне ныгыту максатында районда төрле спорт чаралары үткәрелә, райондашларыбыз велойөрештә, йөгерештә катнаша, спаркиадалар уза.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев