Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Нәниләр ГТО тапшырды

“Сәламәтлек бишьеллыгы” муниципаль проекты кысаларында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен “Яшь ГТОчылар” фестивале үтте.

 Бәйгедә “Кояшкай”, “Миләшкәй”, “Карлыгач” бакчаларына йөрүче балалар ГТО нормативлары тапшырды.
Фестивальне ачу тантанасында балалар җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтте. Шаян биюләр, күңелле җырлар ярышта катнашучыларның кәефен күтәрде, бәйгегә бәйрәм төсе бирде. Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров балаларга яхшы кәеф һәм уңышлар теләде.
Балалар урыннан озынлыкка сикерү, алга иелү, идәннән этелү (отжимание), идәннән күтәрелү (пресс), 30 метрга йөгерүдә осталыкларын күрсәтте. Мөслим районы буенча ГТО администраторы Расил Фәттахов балаларның, кечкенә булуларына карамастан, ярышларга яхшы әзерлек белән килүен билгеләп үтте.
Бәйге ахырында 1 сыйныф укучыларына ГТОның алтын билгеләре һәм таныклыклар тапшырылды. Балалар бакчаларына йөрүчеләрнең барысы да грамоталар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.

Рәмилә Сәләмова

Фото - Р.Фәттаховның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев