Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Кышкы спартакиада нәтиҗәләре (Фоторепортаж)

Оешма-предприятиеләр арасында XXXIII кышкы спартакиада төгәлләнде.

Оешма-предприятиеләр арасында XXXIII кышкы спартакиада төгәлләнде. 19 февраль көнне командалар волейбол уенында очрашты. Ярышта 12 команда очрашты.

Башка еллардан аермалы буларак, быел хатын-кызлар да, ир-атлар командалары да волейболны бер урында – “Яшьлек” спорткомплексында уйнады. Уеннар параллель рәвештә барды. Ярышның финалы аеруча киеренке барды. Бу аңлашыла да, чөнки финалга иң көчле командалар үтә. Нәтиҗәдә ир-атлар арасында волейболда “Челтәрләр” командасы (район электр челтәрләре, инженерлык челтәрләре, “Таттелеком”ның Мөслим бүлеге һәм “Күбәләк” балалар бакчасы) җиңүгә иреште. “Август-Агро” – икенче, район Советы һәм Башкарма комитеты командасы өченче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында да район Советы һәм Башкарма комитеты командасы өченче урында калды. “СадГаз” (район үзәгендәге “Ләйсән”, “Кояшкай”, “Миләшкәй” балалар бакчалары белән газ участогы, ветеринария берләшмәсе һәм янгын сүндерү бүлегенең берләштерелгән командасы) – икенче, район хастаханәсе командасы беренче урынны алды.

Спартакиаданың гомуми нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче исемен дә район хастаханәсе командасы алды. Район Советы һәм Башкарма комитеты – икенче, мәктәпләрнең җыелма командасы өченче урынга лаек булды. “Август-Агро” дүртенче урында калды.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев