Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

Кичке Мөслим үзенә чакырды (фоторепортаж)

22 июльдә мөслимлеләр велойөрешкә чыкты.

Районның оешма-предприятиеләре бу чарага һәрвакыт актив кушыла. Җиде ай эчендә велойөрешнең икенче мәртәбә үткәрелүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

22 июльдә веломарафон хезмәт коллективлары вәкилләре белән бергә актив мөслимлеләрне, дус гаиләләрне җыйды. Старт алдыннан район башлыгы Альберт Хуҗин велосипедчыларга җылы теләкләрен җиткерде. Велосипедта йөрүне бу спорт белән мавыккан кешеләр аеруча хуплады.

– Безнең кәефләребез бик яхшы, – дип уртаклашты велойөрештә катнашучы Рамил Фахразиев. – Чарада катнашучыларның күп булуы да сөендерә. Мөслимдә төзекләндерелгән территорияләр һәм ял итү зоналары артуы белән горурланабыз! Мөслим символикасы төшерелгән бейсболка һәм футболкалардан йөрүчеләр ватанпәрвәрләрлек хисләрен кузгата.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев