Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек бишьеллыгы

“Август-Агро” спартакиада үткәрде

Узган шимбәдә “Яшьлек” спорткомплексында “Август-Агро” спартакиадасын ачу тантанасы узды. Әлеге спартакиадада “Август-Агро”ның төрле районнарда эшләүче агрофирмалары ярыша. Спартакиаданы ачу тантанасында район җитәкчелеге катнашты.

– Бу спартакиада “Август-Агро” компаниясенең үз хезмәткәрләрен кайгыртуын һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалавын күрсәтә. Спартакиада ул – мәктәп елларын искә алу һәм аралашу мөмкинлеге. Һәр командага уңышлар телибез. Ярышлар матур һәм гадел үтсен! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Ярышларны Әлмәт шәһәренең олимпия резервы спорт мәктәбендә белем алучы кызлар ачты. Гимнаст кызларның чыгышын спортчылар тын да алмый күзәтте. Спартакиадада катнашучыларны зур ак аю да сәламләде.
“Август-Агро” спартакиадасы быел икенче мәртәбә үткәрелә. Спорткомплекста җиде команда мини-футбол уенында көч сынашты. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан үткәрелүче спартакиадага Казан шәһәреннән, Мөслим, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Теләче районнарыннан командалар килде. Һәр команда составында биш ир-ат һәм ике хатын-кыз чыгыш ясады. Һәр районда аерым бер спорт төре буенча ярышлар узачак.
– Мондый спартакиадалар коллективны берләштерә, спорт рухын бирә, җитештерү күрсәткечләрен арттыруга да ярдәм итә. Гомумән, Мөслим районында спортка зур игътибар бирелә. Спорт уеннарында, җиңүдән бигрәк, катнашу мөһим, – диде “Август-Агро” компаниясе директоры урынбасары Михаил Суровцев.
Мини-футбол уены спортчыларны да, җанатарларны да киеренкелектә тотты. Һәр команда ярышларга ныклы әзерлек белән килгән иде. Ике команда гел хатын-кызлардан гына тора иде. Хөкемдарлар ике җенес вәкилләренең дә уенын тигез бәяләде. Нәтиҗәдә мини-футболда “Август-Кайбыч” агрофирмасының “Яшь гвардия” командасы җиңү яулады.
– Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре арасында мондый бәйгеләр киләсе елларда да оештыралачак, дип уйлыйбыз. Бәйгеләр файдалы ял да бүләк итә. Спортта да, эштә дә уңышларыбыз дәвамлы булсын! – диде уенчыларның берсе Людмила Копаснова.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев