“Томандагы кебек иде”: алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөрткән ир-ат үкенүен белдерде
Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә иткән Сәетгәрәев мировой суд каршына басты
Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән Сәетгәрәев мировой суд каршына басты.
Кылган гамәлләренә дәлил буларак күрсәтелгән видеоязманы карагач, Сәетгәрәев гаебен таныды.
– Ул көн минем өчен томандагы кебек. Хәзер нәрсә әйтсәм дә, хаталарны төзәтеп булмас. Рульгә ничек утырганымны, кая барганымны аек кына хәтерләмим. Ярый әле тотканнар, юкса, нәрсә булачагын күз алдына китерү дә кыен, – дип үкенүен белдерде суд каршына баскан райондашыбыз.
ДАИ инспекторының алкотестер ярдәмендә һәм район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәргән тикшерүләр дә дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спиртның нормадан 5 (!) тапкыр күбрәк булуын күрсәткән.
– Үз гамәлләрен танучылар һәм үкенүчеләр сирәк. Сәетгәрәевнең моңа кадәр спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын хәтерләмим. Сәетгәрәевнең хатасы калганнарга сабак булсын иде! – диде ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Административ җинаять кылганы өчен Сәетгәрәевка суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев