Суд карары чыкты
Быел районның ДАИ хезмәткәрләре хәмер кулланып рульгә утырган алты шоферны тоткарлаган
Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Фарухшин эшен карады. Ул гаебен танымады.
– Күптән эчкәнем күптән юк иде, исерткән шул. Кабат кибеткә барганымны да хәтерләмим. Спиртлы эчемлекләрне яңадан эчмәскә ант итәм, “права”мны гына алмагыз! Үземне гаепле дип уйламыйм, әмма бүтән алай итмим, – диде Фарухшин, хаклы булуын расларга теләп.
Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да күрсәтте. Видеоязмада хөкем ителүченең ДАИ инспекторы белән “югары тонда” сөйләшүе, сүзләрне аермачык әйтә алмавы ачык күренә. Алкотестерда һәм район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү нәтиҗәләре дә судта дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спиртның нормадан дүрт мәртәбә артып китүен күрсәткән.
– Тоткарланган машина йөртүчеләрнең бик азы гына спиртлы эчемлекләр куллануын таный. Шоферлар ДАИ инспекторларына акча да тәкъдим итә. Бу җинаять җаваплылыгы белән яный. Хәмер эчкәнсең икән, рульгә утырмаска кирәк, – ди ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Административ җинаять кылганы өчен Фарухшинга суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде һәм бер 1 да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев