Суд карары чыкты
22 гыйнвар көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган Рәхмәтуллин эшен карады. Рәхмәтуллин гаебен танымады
Мировой судья райондашыбызның гаебен раслаучы видеоязма күрсәтсә дә, мировой судья каршына баскан ир-егет алдашырга да кыенсынмады.
– Мин исерек килеш рульгә утырмадым. Машинадан кирәкле доументларны алырга чыккач тоткарладылар, машина сүнгән иде. Руль артында булмагач, мин гаепле түгел, – диде Рәхмәтуллин.
Алкотестер аша Рәхмәтуллинның канында алкоголь күләменең рөхсәт ителгәннән өч мәртәбә артык булуы ачыкланган.
– Рәхмәтуллин рульдә булмавын дәлилләргә теләсә дә, видеоязмада барысы да ачык күренә. Рейд вакытында ул читкә китеп туктады һәм, машинасын тиз генә сүндереп, салоннан чыкмыйча гына пассажир урынына күчеп утырды. Видеоязмада барысы да күренә. Алкоголь кулланып, транспорт белән идарә итүчеләрнең күбесе шундый хәйлә юлына баса, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Җәмәгать суды каршына баскан Рәхмәтуллинга административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде. Моннан тыш Рәхмәтуллин 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев