Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сабак булсын

Суд карары чыкты

16 гыйнвар көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Гафуров эшен карады

Гафуров үз гаебен таныды. Мировой судья райондашыбызның гаебен раслаучы видеоязманы күрсәткәч тә, аның йөзе кинәт караңгыланып китте.

– Бу видеоязманы зинһар, беркемгә дә күрсәтмәгез! Әти белсә, миңа эләгәчәк! Үз гаебемне таныйм. Бу кадәр эчкәнем юк иде, эчеп руль артына да утырганым юк иде. Хастаханәгә барасым килмәгәнгә генә ДАИ инспекторлары беркетмәсенә кул куйган идем, дөрес эшләгәнмен. Аягымда чак басып торганмын икән, – диде Гафуров.

Гафуровның ДАИ инспекторлары тәкъдим иткән алкотестерга өрүе, анда алкогольнең рөхсәт ителгән күләменнән дүрт тапкыр (!) артык булуы видеоязма буларак теркәлгән.

– Райондашыбыз иртәнге сәгатьләрдә тоткарланды. Качып котылырга теләсә дә булдыра алмады. Чөнки гәүдәне күтәреп атлап китәр, машинага утырыр өчен дә хәл кирәк. Гафуров кибет янында алкогольле эчемлекләр күтәреп чыгып барганда игътибарны җәлеп итте, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Җәмәгать суды алдына баскан райондашыбызга административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев