Суд карары чыкты
Узган ел спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утырган 87 райондашыбыз тоткарланган, шуларның өчесе – хатын-кызлар
Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Шәйхетдинова эшен карады. Ул гаебен танымады.
Шәйхетдинованы ДАИ хезмәткәрләре Мөслимдәге сәүдә үзәге янында тоткарлаган.
– Хәмер кулланып, транспорт белән идарә итүчеләр арасында, кызганыч, хатын-кызлар да бар. Шәйхетдинова профилактика максатыннан уздырылган рейд барышында тоткарланды. Документларының тәртиптә булу-булмавын тикшергәндә, аннан спиртлы эчемлек исе килгән кебек булды. Алкотестерга өрдергәч, райондашыбызның спиртлы эчемлекләр кулланганлыгы мәгълүм булды, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
– Рульгә спиртлы эчемлекләр кулланып утырганым юк! Гаебемне танымыйм. Сез мине акларга тиеш! – диде Шәйхетдинова.
Шәйхетдинованың сүзләренең хак булмавын алкотестер нәтиҗәләре генә түгел, ашыгыч ярдәм бүлегендә тикшерелгән кан анализлары да күрсәтә. Тикшерү вакытында райондашыбызның канында спирт күләменең рөхсәт ителгәннән ике мәртәбә артык булуы ачыкланган.
Административ җинаять кылганы өчен, Шәйхетдиновага суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев