Суд карары чыкты
Улының туен үткәргән райондашыбыз 3 декабрь көнне мировой судта җавап тотты. Хөкемдар спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Шәйхетдинов эшен карады.
Шәйхетдиновны тоткарлаган көн вакыйгаларын искә төшереп үтте. Райондашыбыз 15 ноябрь көнне сәүдә үзәкләренең берсе янында тоткарланган. Аягында көч-хәл басып торучы ир турында махсус телеграм-каналга үзәк сатучысы хәбәр иткән.
Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы күрсәткәч тә, Шәйхетдинов үз гамәлләре өчен үкенүен, оялуын белдермәде.
– Миңа машина белән идарә итү җиткән, күрәсең. Болай да рәхәт итеп яшәргә була, “лишать” итсәгез дә борчылмыйм, – диде гаепләнүче.
Мировой судта видеоязмадан тыш ДАИ инспекторының алкотестер ярдәмендә, соңрак район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү дә дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спирт күләменең нормадан 4,2 (!) тапкыр күбрәк булуын күрсәткән.
Административ җинаять кылганы өчен Шәйхетдиновка суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев