Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Райондашыбыз 3 сентябрь көнне мировой суд каршына басты

Дустының юбилеен “күңелле” итеп үткәреп, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән райондашыбыз 3 сентябрь көнне мировой суд каршына басты.

Судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Камалов эшен карады. Кылган гамәлләренә дәлил буларак күрсәтелгән видеоязманы карагач, Камалов гаебен тулысынча таныды.

– Икенче көнгә “чыкмас” дигән идем, чыкты менә. Күбрәк эчелде шул. Күрше авылдан балачак дустымның бәйрәменә килгән идем. Кайтып булмады, кунарга туры килде. Икенче көнне эшкә дип чыгып киттем, ДАИ хезмәткәрләре шунда ук эләктерде. Рульгә моңа кадәр исерек килеш утырганым булмады. Штраф белән генә котылып булмыймы? – дип ялварды Камалов.

Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы кабат күрсәткәч, Камалов үзенең җиңел генә котыла алмаячагын аңлады.

– “Машинада эшләп гаиләмне туйдыра идем”, дип үкенүчеләр күп була судта. Үзләренең хаталануын, әйтерсең, шушы бинада гына аңлыйлар. Камалов та шушы сүзләрне кабатлады, эше ерак рейсларга йөрү белән бәйле, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Судта ДАИ инспекторының алкотестер ярдәмендә һәм соңрак район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән тикшерүләр дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спирт күләменең нормадан 3,2 мәртәбә күбрәк булуын күрсәткән.

Административ җинаять кылганы өчен Камаловка суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев