Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

3 сентябрь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган Хафизов эшен карады. Хафизов гаебен таныды

Суд залында мировой судья райондашыбызның гаебен раслаучы видеоязма да тәкъдим итте.

– Алкогольле эчемлекләр кулланып рульгә бер мәртәбә дә утырганым юк иде. Хәмер алырга дип тә түгел, югыйсә! Тәмәке беткән иде, – диде Хафизов.

Алкотестерда Хафизовның канында алкоголь күләменең рөхсәт ителгәннән 1,5 мәртәбә күбрәк булуы ачыкланган.

– Хафизовның аек булмавына кибеттән чыкканда игътибар иттек. Сүлпәнлек тә сизелә иде, машинасын ачып кергәндә берничә мәртәбә тигез җирдә абынды. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утыру куркыныч булуын ник аңламыйлар икән?! – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Хафизов үз гамәлләре өчен үкенүен белдерде. Мировой судья алкогольле эчемлекләр кулланып рульгә утырган өчен Хафизовка 30 мең сум штраф билгеләде. Административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан Хафизов 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев