Райондашыбызга суд хөкем карары чыгарды
Бәйрәм ялларында алкоголь кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән райондашыбызның язмышы мировой судта хәл ителде
Бу көнне судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Шәнгәрәева эшен карады. Ул гаебен тулысынча таныды.
– Ул көнне ике авыл арасын бик җиңел генә үтеп китәрмен кебек тоелган иде. Юлга чыгуымның сәбәбе – шәһәрдән кайткан кунакларны сыйлау иде. Авыл кибете иртә ябылу сәбәпле, бераз “салмыш” килеш руль артына утырырга туры килде. Ирем: “Әллә такси гына чакыртабызмы?” дип тәкъдим иткән иде, югыйсә! Кыйбатка төшә дип, үзем генә барып килергә булдым. Менә хәзер меңләтә кыйммәткә төште инде. Саран ике түли дигән кебек килеп чыкты. Йөземне дә, исемемне дә күрсәтмәгез, зинһар! Гаебемне таныйм, дөрес эшләмәдем, – диде Шәнгәрәева.
Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы күрсәтә башлагач, Шәнгәрәева аны караудан баш тартты. Видеоязмада хөкем ителүченең як-якка чайкалуы, сүлпән генә сөйләшүе күренә иде.
Видеоязмадан тыш ДАИ инспекторының алкотестер белән тикшерү үткәрүе, соңрак район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү дә судта дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спирт күләменең нормадан 5 тапкыр күбрәк булуын күрсәткән.
Административ җинаять кылганы өчен Шәнгәрәевага суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Нет комментариев