Быел 10, узган ел 17: ДАИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләр кулланган йөртүчеләрне тоткарлаган
Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Солтанов эшен карады
Быел ДАИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә иткән 10 райондашыбызны тоткарлаган. Узган елның шушы чорында 17 кеше тоткарланган.
Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Солтанов эшен карады.
– Алкоголь кулланып, рульгә икенче тапкыр утыруым. Башым авырта иде, шуңа 100 грамм “салырга” булдым. Күбрәк киткән. Рульгә утырасым калмаган, – диде Солтанов, үкенүен белдереп.
Мировой судья аның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы күрсәтте. Видеоязмада Солтановның сөйләшүе, үз-үзен тотышы алкогольле эчемлекләр кулланганлыгын раслый. Алкотестер ярдәмендә, соңрак район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерүләр дә судта дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре Солтановның канында спиртның нормадан ике тапкыр күбрәк булуын күрсәткән.
– Солтанов та алкоголь кулланмавын инкарь итәргә тырышты, ләкин тикшерү нәтиҗәләре киресен исбатлады, – ди ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Административ җинаять кылганы өчен Солтановка суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев