Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Психолог киңәше

Стресска чыдам буын тәрбиялиләр

Районыбыз мәктәпләрендә психология атналыгы үтте.

Бик тиз үзгәреп торучы, күптөрле социаль вакыйгалар белән шыплап тулган бүгенге тормыш, андагы эмоциональ кичерешләр балалар өчен генә түгел, кайвакыт өлкән яшьтәгеләр өчен дә авыр хәлгә әйләнә. Мондый шартларда шәхси ресурлардан белеп файдалану, үзара мөнәсәбәтләрне көйләүнең төрле ысулларын белү, каршылыкларны үзеңә һәм тирә-юнеңдәгеләргә зыян китермичә җиңәргә өйрәнү бик мөһим. Мәктәпләрдә үткәрелүче психология атналыкларында төрле сыналган алымнар ярдәмендә укучылар менә шуларга өйрәнә дә. 

Замана баласына үз хис-кичерешләре белән идарә итәргә өйрәнү бик авыр шөгыльләрдән санала. Яшүсмерлек чорында бу бигрәк тә кыен. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең урта сыйныфларында укучылар педагог-психолог Ләйсән Хәлиуллина белән бергәләп үз куллары белән эмоциональ киеренкелекне киметүче уенчык – Капитошка ясадылар, “Күңелемнең әкият патшалыгында” исемле тренингта катнаштылар. Башлангыч сыйныф укучылары тренинг элементлары кергән “Минем хис-тойгыларым” исемле шөгыль вакытында йөз хәрәкәтләрендә, мимикада эчке халәтне танырга һәм күрсәтергә, башкаларның кичерешләренә карата мөнәсәбәтләрен белдерергә өйрәнделәр, иң бәхетле көннәрен чагылдыручы рәсемнәр ясадылар. Атналыкны исә күңелгә май булып ята торган ягымлы сүзләрдән башладылар. Мәктәп күләмендә үткәрелгән “Серле дус” уены һәммә кешенең күңеленә хуш килде: укучылар һәм укытучылар язган изге теләкләрне тәнәфесләрдә хат ташучылар таратты. Мондый төрдәге кызыклы уеннар Мөслим лицеенда “Теләкләр йомгагы”, Салауз-Мухан мәктәбендә “Тылсымлы илгә сәяхәт” дип аталды. Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары “Тылсымлы үзгәрешләр” уены аша начар кәефләрен укытучылары тәкъдим иткән матурлык салонында үзгәртеп карадылар. 5 сыйныф укучылары “Ясап бетер” иҗади уенында бирелгән фигураларга детальләр өстәп һәм ясала башлаган детальне дәвам итеп мәгънәле рәсемнәр ясаганнар. Шул рәвешле балаларның игътибары артта, иҗади фикерләү сәләте үсә, кәефе яхшыра. Михайловка мәктәбендә укучылар уенны сораштыру рәвешендә үткәргән. Яңа Усы мәктәбенең 7 сыйныф укучылары проблемалы ситуацияләрне уртага салып хәл итәргә өйрәнгән, 6 сыйныфтагылар “Бәхетле мизгелләр агачы” күнегүе аша кәеф күтәрү ысулын үзләштергәннәр.

Гөлназ Җәлилова

Фото – «Мөслим-информ»нан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 3 май санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев