Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Психолог киңәше

Игелекле бала күктән төшми

Бала аның турында кайгыртучы барын белеп үсәргә тиеш

Телевидение, төрле мәгълүмат чаралары тискәре күренешләрне пропагандалаганда, тәрбия системасына, гаиләгә тагын да зуррак бурычлар йөкләнә, дип саный Мөслим “Кояшкай” балалар бакчасы педагог-психологы Гөлнара Фәрхетдинова.

Һәр баланың үз холкы, үз теләкләре һәм таләпләре була. Ә әти-әниләрнең исә мәшәкатьләре баштан ашкан: барыбыз да дөнья көтәбез. Әмма хәл итәсе мәсьәләне күрмәгәнгә сабышып кына ул чишелеш тапмый. Проблеманы чишәргә кирәк! Ә бу факт өлкәннәрнең кәефен кыра һәм, җыелып, рухи тынычлыкны боза. Үзен тыя алмыйча, балаларына кычкыручы әти-әниләр читтән караганда көлке тоела. Бала исә өлкәннәрнең кычкыруыннан я елый башлый, я булмаса үз эченә бикләнә. Теләкләре шунда ук үтәлмәсә, балаларның күбесе көйсезләнә башлый, сөйләшкәндә тавыш та күтәрергә мөмкиннәр. Мондый күренешләрнең сәбәпләре нидә?

– Барыннан да бигрәк, гаиләдә тигезлек принцибын саклау зарур. Балалар белән аралашканда, тискәре хисләрне тыеп торырга, аларны яратуыңны белдерергә, сәбәп булганда, мактарга онытмаска, кочаклап, үбеп тә алырга кирәк. Безнең теге яки бу вакыйгаларга нинди мөнәсәбәттә булуыбызны күреп, балалар тирә-юньне, вакыйга-күренешләрне бәяләргә өйрәнә. Алар безгә нәрсәнең көчле тискәре йогынты ясавын аңлый башлый: үз-үзләрен тотышларымы, күрше баласына тискәре мөнәсәбәтме, обойга карандаш белән сызгалаумы, әллә башка балалар белән сугышумы? Алар безне кайсы вакыйгаларның күбрәк шатландыруын исләрендә калдыра, – ди Гөлнара Фәрхетдинова.

Бала белән өйдә уздырган вакытның бик әһәмиятле булуын бик күпләр, бигрәк тә яшьләр аңлап бетерми. Замана шартлары, әлбәттә, һәр хатын-кызга да бала карап өйдә утыру мөмкинлеген бирми. Бу очракта нишләп була?

– Эшләүче хатын-кызларга, өйгә кайтып, баласын күргәч, сөенүен белдерергә киңәш итәм. Бала әнисенең аның тормышын яхшырак итү өчен эшләвен белеп үссен. Иң мөһиме: бала аның турында кайгыртуларын белергә тиеш. Әни кешегә өй эшләренең аңа никадәр авырлык китерүен беркайчан да сиздермәскә кирәк. Баланың һәр яхшы гамәле әти-әнисенең хуплавына лаек. Баланы мактаудан курыкмагыз, үрнәк тәртип шулай булырга тиеш дип, гел тәртипсезлекләрен генә күрмәгез. Без, барлык “вак-төякләрне” дә кертеп, балаларыбызның һәр гамәленә игътибар итәргә, җае чыккан саен мактарга өйрәнсәк, бу аларның тәртибен тамырдан үзгәртәчәк. Яхшыга омтылышларын ныгыту өчен балаларның уңышлары турында дусларына сөйләвегезне “тыңлатыгыз”. Балалар белән аралашу шатлыгының кадерен белегез, – дип киңәш итә Гөлнара ханым.

Баланың характер үзенчәлекләре, аң-белемгә омтылышының күп өлеше геннар аша аңа нәселдән күчсә дә,  Р.Фәхреддин әйткәнчә, изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр, дигәнне онытмасак иде.

Фото – Г. Фәрхетдинованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев