Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Үткәннәр онытылмый

Социаль челтәрләрдә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган флешмобларга, халкыбызның героик үткәне турындагы материалларга кайтавазлар күп килде. Иң мөһиме – укучыларыбыз битараф түгел.

Галия Фәрхетдинова:
– Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт Гомәр улы укыту белән бергә мәктәптә киң масштаблы патриотик эш алып барды. Ул төрле авыллардан килеп укучы балалар белән берлектә, районның сугыш ветераннары турында материаллар туплады һәм аларны “Азимут” исеме астында берничә альбомга берләштереп, мәктәп музеена (хәзерге район музее) тапшырды. Бүгенге көндә Мөслимнең бер урамы бу легендар шәхеснең исемен йөртә.
Рушания Әхмәтбаева: 
– Мидхәт Гомәр улы күпләребезнең яраткан укытучысы булды, эшен ихлас күңелдән башкара иде. Ул безнең классташ малайларны, аларны гына түгел, үзе укыткан барлык егетләрне хәрби уку йортларында укырга өнди, кызыктыра белә иде. Барлык укучыларының да фикерләре шундый, дип уйлыйм.
Чулпан Зиннурова: 
– Бик дөрес язгансыз, ярата идек. Гел елмаеп кына йөри иде.
Фәния Закирова:
– Минем дә яраткан укытучым иде. Урыны оҗмахта булсын.
Альмира Рәшитова:
– Яхшы кеше иде.
Хәмидә Муллагалиева:
– Яраткан укытучыбыз.
Раил Бакыев:
– Минем Укытучым. Нәкъ менә баш хәрефтән язылучы Укытучы. Өлге, үрнәк булырлык кеше. Һәрвакыт төз гәүдәле. Үзен күрмичә дә, строй йөрешеннән ишетеп таный идек. Чын офицер! Ул үткәргән НВП дәресләре бик ошый иде.
Зәйнәп Мифтахова (Хафизова):
– Әйе, сез хаклы, Раил! Һәрчак җыйнак булды, хәрби киемнән йөрде. Хәрби әзерлек дәресләрен бик төгәл алып барды. Хәзер дә күз алдында. Хәтерлибез!
Гөлсинә Гыймазетдинова:
– Олы йөрәкле, бик таләпчән укытучы булды. Аның дәресләрен көтеп ала идек. Хәрби кием бик килешә иде.
Әлфия Нуриәхмәтова:
– Яраткан укытучым. Бик таләпчән иде.
Рафил Хаков:
– Мәктәпне бетергәнгә – 42 ел. Бүгенгедәй күз алдында аның командный тавыш белән такта алдына чакырулары. Хөрмәтле укытучыбыз! Сез безнең күңелләрдә. Барлык ветераннарны да 9 май – Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз.
 

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе  архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев