Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өстәмә белем бирү

«Балачак планетасы» республикакүләм фестивалендә катнаштылар

Республикакүләм балалар анимациясе фестивалендә мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр үзләрен сынап карадылар.

Чистай муниципаль районының "Балалар һәм яшьләр иҗат сарае" үткәргән «Балачак планетасы" республикакүләм балалар анимациясе фестивалендә мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йөрүче балалар да катнашты.  "Робототехника" һәм "Техно иҗат" берләшмәсендә шөгыльләнүче Аида Нәбиуллина, Илдан Колесов, Данил Митрофанов, Радмила Минһаҗева, Ралина Хәйретдинова, Кадрия Абдуллина бәйгегә иҗат эшләрен тәкъдим иттеләр һәм “Иҗади якын килү” номинациясендә Мактау кәгазъләренә лаек  булдылар. Укучыларны бәйгегә педагоглар Аяз Бәдртдинов һәм Нурсинә Смелова әзерләде, – дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фото –  мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев