Чисталык икеайлыгы старт алды.
Бу чорда оешма-предприятиеләр генә түгел, шәхси ихатада гомер итүчеләр, күпфатирлы йортта яшәүчеләр дә үзләре яшәгән территорияне тәртипкә китерә
Мөслимнән Дәминовлар гаиләсе ел әйләнәсендә чисталык һәм матурлык сагында тора. Мөслимнән Фирая белән Наил Дәминовлар быел да беренчеләрдән булып үзләре яшәгән территорияне матурлау, чистартуга кереште.
Ир белән хатын һәр эшне бергәләшеп, үзара киңәшләшеп башкара. Алар яшәгән Кооператив урамындагы күпфатирлы йорт мәйданчыгы җәй әйләнәсе яшеллеккә, матур чәчәкләргә күмелеп утыра.
Үз куллары белән ясаган фламинго кошларын, ясалма шарлавыкны күрергә дип башка урамнардан да килүчеләр бар. Элек бала-чага чәчәкләрне өзеп, композицияләрне ватып та киткәләгән. Хәзер халык үзгәрде, булганны саклый, кадерли белә. Үзара ихтирам булганда, күршеләр дә дус-тату яши.
Мәйданчыктагы барлык төр җәнлек сыннарын Наил абый кышкы озын кичләрдә ясаган. Быел биредә ясалма учак та эшләп куйганнар. Үзе утырткан чия агачларын һәм әйләнә-тирәне Наил абый хәләле белән һәрвакыт тәрбияләп, чистартып тора.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев