Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкән буын

Зарланырлык түгел язмышым

Тойгелде авылында яшәүче Румия Миңнеханова белән аралашу – дөнья рәхәте

90 яшен тутырган ак әби тормышындагы һәр көнне, һәр вакыйганы хәтерли. Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләгән Румия апа, лаеклы ялга чыккач, 30 елдан артык абыстай вазыйфаларын башкарган. Һәр яңа көнгә сөенеп, булганына шөкер итеп, бүген дә авылдашларына ярдәм итеп гомер итә ул.

Румия Миңнеханова – Күбәк авылы кызы. Бала чагында аңа ятимлек ачысын татырга туры килә: 1 яшь тә 5 айлык вакытта әнисе мәрхүм була. Әтиләре икенче тапкыр гаилә кора.

– Икенче әнием какмады, сукмады. Тагын ике туганым туды. Тулы гаилә булып бик матур яшәдек. Мәктәптә бик яхшы укыдым, укырга яраттым. Авылда сигезьеллык мәктәп тәмамлагач, ике ел Мөслим урта мәктәбендә укыдым. Укытучы буласым килгән иде. Ул чорда мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган егет-кызларны укытучы итеп эшкә билгелиләр иде. Мине Табын мәктәбенә укытучы итеп җибәрделәр, – дип искә ала Румия апа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 27 сентябрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев