Ветераннарның «Балкыш» VIII республика фестивале йомгакланды
Өлкән буын

Ветераннарның «Балкыш» VIII республика фестивале йомгакланды

Яр Чаллыда узган зона турында 8 номер лауреат булды.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның "Балкыш" VIII республика фестивале үзенең эшен йомгаклады. Бүген Казан шәһәрендә аның гала-концерты үтте.

Яр Чаллыда узган зона турында 9 чыгыштан 8 номер лауреат булган иде. Сәләхетдин Гыймаев һәм Алин Зиннуров бүген Казанда чыгыш ясады.

"Оештыру комитеты һәм жюри Мөслим районы ветераннары чыгышына зур бәя бирде һәм фестивальдә катнашучыларга дипломнар тапшырды", - дип хәбәр итәләр район ветераннар советыннан.

 Фото - Фидания Шәймардановадан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев