Ветераннар күңел ачты
Мөслимдә ветераннар Сабан туе үтте. Бәйрәмне гармунчылар ачты. Дәртле бию көйләренә кушылып биюче апа-абыйларның тормышны яратулары йөзләренә чыккан. Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмаганнар
Мөслимдә ветераннар Сабан туе үтте. Бәйрәмне гармунчылар ачты. Дәртле бию көйләренә кушылып биюче апа-абыйларның тормышны яратулары йөзләренә чыккан. Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмаганнар.
Бәйрәмдә район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итте.
– Өлкәннәрнең традицион Сабан туена һәрвакыт кояшлы көн туры килә. Өлкәннәр бик актив: һәр чарада катнашалар, рай-
он һәм республика күләмендә узган ярышларда җиңүләр яулыйлар, Мөслимебез данын еракларга тараталар. Киләчәктә дә шулай максатчан, бүгенгедәй ачык йөзле, мөлаем булып калыгыз! Тормышыбызның бизәге булуыгыз өчен рәхмәт сезгә! – диде ул.
Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, Россия Пенсионерлар берләшмәсенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрипов та өлкәннәргә тәбрикләүләрен җиткерде.
– Бу бәйрәм элек-электән төрле яшьтәге өлкәннәрне, төрле һөнәр ияләрен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә. Ветераннар Сабан туе бик күңелле үтә. Сабантуйга районыбыз авылларыннан гына түгел, күрше районнардан да киләләр. Мәйдан шат авазлардан яңгырап тора. Апа-абыйлар күңелләре белән унсигездә, Сабантуйда алар яшьлекләренә кайткан кебек була. Шушы милли чара безгә ел әйләнәсенә җитәрлек дәрт-дәрман бирә. Сабантуйда туйганчы күңел ачабыз, иркенләп ял итәбез, киләчәк көннәргә җитәрлек көч туплыйбыз, – ди бәйрәмне алып барган Миләүшә Гәрәева.
Уен-бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләрнең күп булуына игътибар иттек. Кул көрәше, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, кул көрәше, аркан тартышу ярышларында катнашучылар да, кызыксынып караучылар да күп булды.
– Милли бәйрәмнәрне ярату һәм аларга хөрмәт Мөслимдә аеруча ачык чагыла. Өлкәннәргә, төрле милләт вәкилләренә хөрмәт тәрбияләү бик мөһим! Мондый чаралар өлкәннәр өчен бик кирәк! Дәртле музыка астында биедек, җырладык. Бу бәйрәмгә киләсе елга да килергә насыйп булсын, – диде Азнакайдан кунакка килгә Сәгыйдулла Сәетов.
Чарада республикакүләм мәдәни һәм спорт чараларында районыбыз данын яклаган, җирлегебез тормышында актив катнашкан бертөркем өлкәннәргә район һәм республика ветераннар советының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Өлкәннәр өчен ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы да эшләде.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев