Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Өлкән буын

Онытырга хакыбыз юк!

Өлкәннәр Бөек Җиңүнең 80 еллыгын үткәрүгә карата фикер алышты.

Районыбыз өлкәннәре ветераннар пленумына җыелды. Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек чорында ветераннар оешмаларының эшчәнлеге турында иде. Пленум эшендә район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.

Өлкәннәрнең Бөек Җиңүгә 80 ел тулуны көн кадагына куюлары аңлашыла. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән буын, шөкер, әле исән! Районыбызда 95 тыл ветераны, сугыш чоры баласы статусына ия 906 кеше яши. 

Район үзәгендә Бөек Ватан сугышы геройлары Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепров, Дан орденының тулы кавалеры Бәдыйк Салихов исемен йөртүче урамнар бар. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов әлеге урамнарга геройлар турында мәгълүмат бирүче баннерлар урнаштырырга тәкъдим итте. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләрне төзекләндерергә кирәклеген искәртте, сугыш ветераннарының исемлекләрен барларга киңәш итте. 

Рәмилә Сәләмова фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 28 март санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев