Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкән буын

Картаямыни соң йөрәк?! (+фоторепортаж)

Россия пенсионерлар союзының Мөслим бүлеге хисап тотты.

Районыбызда 19 меңгә якын кеше яши. Шуларның 5548е – пенсионерлар. 221 кеше РФ пенсионерлар союзы әгъзасы булып тора.
– Россия пенсинерлар союзының Мөслим районы бүлеге 2006 елның декабреннән бирле эшли. Аның составында 221 кеше исәпләнә. Пенсионерлар союзының төп бурычы – лаеклы ялдагы өлкәннәрнең закон буенча каралган хокукларын яклау. Безнең союз Социаль фонд белән берлектә эшли. Максатларыбыз һәм бурычларыбыз бер булганлыктан, эшебезне район ветераннар советы белән бергәләп оештырабыз, – ди пенсионерлар союзының Мөслим бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрипов.

Россия пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе төрле программалар нигезендә укулар да оештыра. Пенсионерлар бик кызыксынып катнашкан укуларның берсе – “Сәламәт яшәү”. Аның нигезендә пенсионерлар каршында район хастаханәсе табиблары чыгыш ясый. Күпчелек дәресләрне участок табибы Рамил Морзаханов алып бара. “Сәламәт яшәү” дәресләре саф һавада практик күнегүләр белән дәвам итә.

– Соңгы елларда пенсионерлар арасында скандинавча йөрү ысулын үз итүчеләр саны артты. Моңа район башлыгының скандинавча йөрү өчен махсус таяклар бүләк итүе дә этәргеч биргәндер. Хәзер без район үзәгендә генә түгел, авылларда да әлеге спорт төрен үз итүче өлкәннәрне еш күрәбез. Чаңгыда йөрү дә пенсионерларның яраткан спорт төренә әйләнде. Чаңгы трассасының көн дә тәртипкә китерелеп торуы, базада инвентарьларның җитәрлек булуы, җылытылган чишенү һәм киенү урыннары булу өлкән яшьтәгеләрнең күңеленә хуш килде. Һава температурасы мөмкинлек биргәндә, өлкәннәрне чаңгы юлында төркем белән дә, аерым-аерым да очратырга мөмкин. Яшьләр белән беррәттән “Россия чаңгы юлы” ярышларында һәм башка спорт чараларында да актив катнаша өлкәннәр, – ди Моряк Йосыпов.

Лилия Шәймиева

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз

Лилия Шәймиева, Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев